Просмотров: 1973  |  Загрузок: 219  
Оцените: 0.0/0
скачать

Материал предназначен для учеников 3-его класса. На этом уроке они поближе познакомятся с миром перелетных птиц. Они узнают какую пользу птицы приносят людям, легко смогут различать этих птиц, услышав их пение.Посмотрев на картинки увидят настолько же прекрасны эти птицы.

Максат: Г.Хәсәновның ,,Сыерчыклар” текстын ныгыту;укучыларны кошлар дөньясы белән якыннанрак таныштыру,аларның нинди файда китерүләре турында сөйләшү, укучыларда табигать матурлыгын тою сәләте,эстетик зәвык һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһаз:  Р.Х.Ягъфәрова,,Уку китабы 3 класс”, ноутбук, картиналар.
Дәрес барышы:
I.    Оештыру.
1)    исәнләшү;
2)    дежур доклады;
3)    уңай психологик халәт тудыру.

II.    Белемләрне актуальләштерү.
1)    Өй эшен тикшерү:
-текстны укып чыгу ;
-әңгәмә;
     III.     Яңа материалны өйрәнү.
1)    Кышлаучы һәм кучмә кошлар турында мәгълүмат.
-    Бугенге дәрестә без сезнең белән яз, кошлар турында сөйләшубезне дәвам итәрбез.
Яз килеп кенә тормыш уяна. Кояш җиңә. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Кошлар кайтып, тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек.
-    Әйдәгез әле, искә төшерик. Сез нинди кошларны беләсез?
-    Аларның кайсылары безнең якта кышлый?
-    Нинди кошлар күчмә кошлар дип атала? Хәзер күчмә кошлар турында тулырак әңгәмә карыйк. Яз җитеп, көннәр җылына башлагач,безнең җылы якка киткән кошларыбыз кайта. Иң беренче нинди кошлар кайта?
-    Әйе,кара каргалар.Аларны яз хәбәрчесе дип йөртәләр (Кара карга рәсемен карау,тавышын тыңлау)Борынгы бабаларыбыз табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар.Җылы матур көннәрне шушы кошлар алып килә,алар килгәчсабанга төшәргә,игеннәрне чәчә башларга мөмкин дип,каргаларны изге кошка санаганнар.Һәм алар килүгә бәйрәм оештырганнар. Ул ,,карга боткасы”яки ,,карга туе”дип аталган.Бу йоланы үтәп,алар көзге муллыкны ,ашлы киләчәкне юраганнар,сабанга төшәр алдыннан күңелләрен күтәргәннәр.Бала-чагалар такмаклар әйтеп,халыктан ярма,тоз,май,йомырка җыйган,аннары бергәләшеп инеш буена төшеп,зур казан асып,ботка пешергәннәр.Карга боткасы төрле авырулардан дәва булып та саналган.


Дата публикации: 19.01.2014
Автор:
Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна, МБОУ СОШ №6, Елабужского муниципального района Республики Татарстан.. Опубликовал: laisan1973
Комментарии
Всего комментариев: 0
Оставить свой комментарий о материале:
avatar